2020 нче елның 1 нче январенә бирелгән еллык статистик отчетларда күренгәнчә, районда  46 мәгариф учреждениесе эшләп килде. 6 урта, 10 төп, 3 башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре, 1 сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәп, 25 балалар бакчасы, 1 өстәмә белем бирү учреждениесе — мәктәптән тыш эшләр үзәге. Мөслим территориаль профсоюз комитеты барлыгы 35 беренчел профсоюз оешмасын берләштерә. 23 е мәктәпләрдә (профсоюз членнары саны – 703), 10 сы балалар бакчасында (175),  мәгариф идарәсе,  һөнәр училищесы ( членнар саны – 63). Барлык профсоюз членнары саны 941 мәгариф хезмәткәре (100%).

2008 нче елның январь аенда район профсоюз оешмалары сафына үз теләкләре белән һөнәр училищесы кушылды. Алар сафында 40 әгъза тора.

Үтеп киткән 5 ел бик катлаулы чорга туры килде. Шуңа күрә республика профсоюз оешмасы белән берлектә район профсоюз оешмасы да мәгариф хезмәткәрләрен яклау, аларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту юнәлешендә актив эш алып барды.

Отчет чорында, хезмәт мөнәсәбәтләрен тәртипкә салу, хезмәткәрләрнең хокук һәм гарантияләрен тәэмин итү максатыннан, коллектив договорлары һәм килешүләр буенча эшләү кертелде.

Хезмәткәрләргә социаль-экономик гарантияләрне бирүнең хокукый нигезе 2017-2019 нчы елларга 3 яклы (Мөслим башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары советы) төзелгән килешүләр нигезендә алып барылды.  Килешү ТРсы хезмәт һәм мәшъгульлек министрлыгында регистрация үтте.  Килешүдә башка еллардан аермалы буларак, уку елы дәвамында эшкә яраксыз,  ягъни авыру сәбәпле көннәр калдырмаучыларга 3 көн, 1 нче сентябрьдә беренче сыйныфка баручы һәм 25 нче майда 11 нче сыйныфны тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф балалары булган   мәгариф бүлегендә эшләүче хезмәткәрләргә 1 көн түләүле ял, пенсия эшенә җиткән һәм туган көнендә лаеклы ялга китүче мәгариф хезмәткәрләренә (оешма бюджетында мөмкинлек булганда)  1 оклад күләмендә премия бирү, юбилей даталары булган мәгариф хезмәткәрләренә кыйммәтле бүләкләр тапшыру, 16 яшъкә кадәр бәлигъ булмаган балалары булган әниләргә айга бер көн, гаиләдә бала туу очрагында мәгариф өлкәсендә эшләче ирләргә 2 көн, яңа гаилә төзүче  мәгариф хезмәткәрләренә 3 көн, балалар өйләнешкән очракта 1 көн, улларын хәрби хезмәткә озату вакытында 1 көн, яңа яшәү урынына күченгән очракта 2 көн, гаиләдә әти-әни, балалар, ир-хатын вафат булганда 3 көн күләмендә түләүле яллар алынды. Шулай ук мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары Советы президиумының  2012 нче елның 5 нче мартының  3 нче санлы утырышы карары нигезендә, мәгариф хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтү фонды булдырылды. 2012 нче елның 1 нче январеннән түләүле медицина ярдәменә мохтаҗ булучы мәгариф хезмәткәрләренә 2000 сумга кадәр, торак йортлары һәм шәхси ихатада янгын булган очракларда, 1000 сумнан алып 5000 сумга кадәр, гаиләдә әти-әни, балалар, ир-хатын вафат булганда, 1000 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелә. Профсоюз члены үзе вафат булган очракта, 3 мең сум ярдәм каралды. Шушы килешүләр нигезендә, урыннарда коллективта администрация белән профсоюз комитеты арасында 2014-2016, 2017-2019 нчы елларга коллектив договорлары төзелде һәм районның хезмәт һәм мәшъгүльлек үзәгендә регистрациягә алынды. Шуны искәртергә кирәк: коллектив договорларның кушымталары (мәсәлән, өстәмә түләүләр, өстәмә ял, эчке тәртип кагыйдәләрендәге үзгәрешләр) үз вакытында коллективка җиткерелми. Шулай ук коллектив договорларның эчтәлеге формаль характерда эшләнә. Урыннарда коллектив договорларда каралган ташламаларның   үтәлүенә   контроль   җитеп   бетми.   Шул   сәбәпле хезмәткәрләрнең хезмәт, профессиональ, социаль-экономик хокуклары бозыла һәм аларны тикшерү, ачыклау, аңлату эшләрен берөзлексез башкарырга туры килә.

Кайбер очракларда, коллектив договорларда хезмәткәрләрнең хокуклары закон, норматив-хокукый документлар, килешүләрдә күрсәтелгәнгә караганда киметеп эшләнә.

Договор төзүнең төп максаты администрация белән профсоюз комитеты арасында социаль партнерлыкны үстерү түгел, ә бәлки закон нигезендә хезмәткәрләргә бирелгән хокук һәм гарантияләрне реализацияләүне тәэмин итү. Шуңа күрә профсоюз органнарының хезмәткәрләрнең социаль статусларын күтәрү юнәлешендә ныклап эшләве мөһим.

Отчет чорыңда профсоюз оешмалары советы, мәгариф бүлеге белән килешүнең үтәлешен тәэмин итеп, мәгариф бүлеге советы, район аттестация комиссиясе эшләрендә даими катнашты. 2018/2019 нчы уку елында гына да 125 (24%) педагог аттестация үтте, шуларның 51-е (40%) квалификацион категорияләрен беренче тапкыр күтәрде. Беренче һәм югары категориягә ия булган мәгариф хезмәткәрләре саны 393-кә (76%) җитте. Мәгариф һәм фән министрлыгы белән республика профсоюз комитеты килешүе нигезендә, 111 хезмәткәр аттестация үтүдә ташламалардан файдаланды. Бу төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләренә, грамоталарга лаек булучылар, муниципаль, республика, рәсәйкүләм дәрәҗәдәге фән олимпиадасы җиңүчеләре әзерләүчеләр, профсесиональ конкурс җиңүчеләре.

Мәгариф учреждениеләрендә 518 педагог эшли, шуларның 93% югары, 7% махсус урта белемле. 57 педагог — югары, 393 — беренче категорияле белгеч, 1-се «Татарстан Республикасы мәктәпләренең    атказанган    укытучысы»     исеменә,    42-се «Мәгарифтәге казанышлары өчен», 7 се «Россия Федерациясенең Почетлы хезмәткәре» билгесенә, 19 ы Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының, 95 е Татарстан Республикасы  мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау гармоталарына ия.

Мәгариф хезмәткәрләренең хезмәтен саклау профсоюз оешмалары Советы белән килешенеп эшләнә. Профсоюз оешмалары советы тарафыннан хезмәтне саклау буенча хезмәт законнарын, кагыйдә һәм норматив актларны тиешенчә үтәүне күзәтү буенча даими эш алып барыла. 2002 елдан мәгариф бүлегендә хезмәтне саклау буенча белгеч эшли. Пофсоюз оешмалары Советы белән берлектә, хезмәтне саклау буенча комиссия төзелгән. Мәгариф бүлеге белән профсоюз оешмалары советы арасында хезмәтне саклау буенча килешү һәр елны яңартыла. Мәгариф бүлеге белән профсоюз оешмалары советы арасында социаль хезмәттәшлек өлкәсендә кабул ителгән килешүдә дә хезмәтне саклауга зур урын бирелде, һәр башлангыч профсоюз оешмасында хезмәтне саклау буенча комиссия төзелеп, коллектив договорларында хезмәтне саклау турында аерым бүлек булдырылган. Җәмәгатъ күзәтүен оештыру максатыннан, һәр оешмада хезмәтне саклау буенча уполномоченныйлар сайланды, аларга таныклыклар бирелде. Хезмәтне саклауда закон һәм норматив актлар турында белемнәрен арттыру максатыннан, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, урынбасарлары, хезмәтне саклау буенча уполномоченныйлар Казан Дәүләт университетының хезмәтне саклау үзәге базасында, ТРсы профсоюзлар федерациясе тарафыннан укулар үткәрелде.

Һәр елны мәгариф бүлеге белән профсоюз оешмалары советы төзегән комиссия белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына кабул итеп, актлар төзи.

Хезмәткәрләр арасында уңайсыз шартларда эшләүчеләргә каралган 12 % өстәмә түләүне 105 кеше алып килде (алар химия, информатика укытучылары һәм пешекчеләр, техник хезмәткәрләр). Ләкин эшчеләр бушка бирелергә тиешле махсус кием һәм шәхси саклану чаралары белән тиешенчә тәэмин     ителми.  Узган уку елында 570 урынга аерым кагыйдәләр буенча бәя бирелде. Хезмәтне саклау буенча барплыгы 2 млн. Сумга кадәр акча тотылды. 2009-2010  нчы уку елының тарификациясе белән өстәмә түләүләр, хезмәт урыннарын аттестацияләү булмау сәбәпле бетерелде. Бүгенге көндә яңа таләпләр белән мәгариф учреждениеләрендә эшләүчеләргә әлеге өстәмәләрне алалармы. Бүген сүздә генә түгел, ә чынбарлыкта һәр эшче өчен хезмәтне саклау буенча кагыйдә һәм нормативларның үтәлүенә контроль кирәк.

Педагогларның социаль статусы күп очракта дәүләтнең социаль ярдәменә бәйле: кыска эш атнасы билгеләнү (36 сәг.), күп еллар хезмәт иткән өчен пенсия алу хокукына ия булу, авыл җирендә яшәүчеләргә коммуналь ташламалар, 25% өстәмә, квартира алудагы өстенлекләр, чираттагы ялны озайту, 10 ел эш стажы булган педагогларга түләүсез бер ел ял, яшь специалистларга 3 елга кадәр 20 % өстәмә түләү, санатор дәвалану мөмкинлеге һ.б. Сүз дә юк, һәр төрле өстәмә түләүләр, ташламаларда чикләүләр каралган. Бүген районда күп еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт иткәне өчен 101 эш яшендәге кеше пенсия (за выслугу лет) ала. Соңгы елларда бу төр пенсия кире кагылган 14 кеше профсоюз оешмалары советына мөрәҗәгать итте. Шуларның барысы да суд аша уңай хәл ителде. Мәгариф өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләргә “Волга-Капитал” пенсия фонды өстәмә акча түли. Бу фонд хезмәтеннән бүгенге көндә 174 хезмәткәр файдалана. Лаеклы ялга китүче педагогларны август конференциясендә бүләкләр белән озату оештырыла. 2015 нче елда 22, 2016 нче елда 28, 2017 нче елда 20, 2018 нче елда 18, 2019 нче елда 19 хезмәткәр лаеклы ялга озатылды. Алар бүләкләү өчен 203 мең сум акча тотылды.

Мәгариф хезмәткәрләренең торак-көнкүреш шартларын яхшырту, торак мәсьәләсен хәл итү зур авырлык белән бара. 2018-2019 нчы уку  елына 4 кешегә 3м. 360 мең сум күләмендә ташламалы ссуда бирелде.  Бүгенге көндә 17 мәгариф хезмәткәре торак йортка мохтаҗ, бу күбрәк аерым шәхси йорт белән яшәргә омтылучылар. Алар барысы да социаль ипотекага, я булмаса яшьләр программасы буенча эшләүче программалар буенча чиратта торалар. 2017 нче елның 1 нче январеннән “Ак барс” банкыннан ташламалы шартларда 100 мең сумга кадәр ссуда алу мөмкинлеге тудырылды. 42 хезмәткәр 3 млн.35 мең күләмендә элеге ссуданы алды.

Сугыш һәм хезмәт ветераннарын һәрдаим игътибар үзәгендә тотып, аларга ярдәм итеп тору безнең бурыч булып тора. Бөек җиңүнең 75 еллыгын каршы алырга әзерләнгәндә бу аеруча мөһим эш. Отчет чорында сугыш һәм тыл ветераннары белән зур очрашу үткәрелә һәм хөрмәтләнә.

Отчет чорында профсоюз оешмалары Советы, урыннарда профсоюз комитетлары тарафыннан культура-масса, спорт- сәламәтләндерү эшләрен үстерү юнәлешендә бик күп эш эшләнде. Бәйрәмнәрне күңелле итеп үткәрү,  спорт- сәламәтлек чаралары һәрдаим үтеп тора. Укытучылар сабантуе өчен 18600, спартакида уеннары – 63400, мәгариф хезмәткәрләрен ял иттерү максатыннан район мәдәният йортына килгән концертларга билетлар алып бирү — 81500, укытучылар көнен район күләмендә билгеләп үтү матур традициягә керде, аны уздыру өчен 251350, мәктәпләрдә уздыру өчен исә 294000, “Ел укытучысы” — район конкурсларында катнашучыларны бүләкләү өчен 114690, “Ел сыйныф җитәкчесе” — 45190, “Ел тәрбиячесе” – 64040, мәгариф өлкәсендә эшләүче һәм 11 нче сыйныфны бетерүче балаларны- алар 145 укучыны котлау өчен 97155,  мәктәп һәм балалар бакчасы җитәкчеләрен 8 март һәм 23 февраль бәйрәмнәре белән котлау өчен 99780, некрологлар бирү өчен 125400, котлаулар өчен 298560, профсоюз әгъзаларының әти-әниләре, гаилә әгъзалары вафат булган очракта бирелә торган материал ярдәм өчен 118 мең, яңа ел бәйрәмен уздыру өчен, һәр профсоюз әгъзасына бүләк пакетлары тутыру өчен 741010, 8 нче март бәйрәменә 228650  сум акчалар тотылган. Шулай ук ел саен районкүләм үткәрелгән “Ел укытучысы”, “Ел сыйныф җитәкчесе” конкурсларында җиңүчеләр, мәктәп профсоюз оешмалары рәисләре Идел елгасы буйлап теплоходта круизга җибәрелде. Узган уку елында гына 8 кеше әлеге хокукка ия булды. “Сәламәт Крым” акциясе белән һәр ел саен 5-6 кеше диңгез буена ял итәргә барды. Аларга шулай ук теләкләре буенча самолет белән очу һәм автобус белән бару мәккилеге тудырылды. Юбилейларын билгеләп үтүче мәгариф хезмәткәрләрен һәм ветераннарны  даими ай саен “Авыл утлары” котлаулар бирелеп бара. Яшь белгечләр белән эшләү берләшмәсе җитәкчесе Эльвира Гатиятуллина Республика профсоюзларының стипендиясенә лаек булды. Әлеге эшчәнлекне тагы да нәтиҗәле һәм кызыклы итү максатыннан ел сан 2 яшь белгечне Казан шәһәренә укуларга җибәрәбез. Узган уку елында мәктәп директорларына “Жемчужина” санаториенда 2 көнлек ял оештырылды. Аның өчен 26530 сум акча сарыф ителде.

Шулай ук мәгариф хезмәткәрләренең үзләрен ташламалы шартларда ял һәм дәвалану өчен путевкалар белән тәэмин итү аларга эшләү һәм яшәү өчен зур этәргеч булып тора. Республика профсоюз комитеты карары нигезендә, 100 әгъзага 1 путевка каралган булса, 5 ел эчендә 4 мл. 92 мең сумлык ташламалы 264 путевка алынган. 60 путевка тиеш булса, без 200 путевка артык өстәмә алуга ирешкәнбез.

Район профсоюз оешмалары советы составына, сайланган орган буларак, 35 профсоюз хезмәткәре керә, Президиум составы 7 кешедән тора. Отчет чорында барлыгы 45  Президиум утырышы, 17 профсоюз оешмалары советының җыелышы һәм киңәшмәләре үткәрелде, анда профсоюз эшчәнлегенең төрле юнәлешләрендәге сораулар каралды. 2017 нче елда барлык беренчел профсоюз оешмалары рәисләрен Казан шәһәрендә, республика профсоюз комитетында өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан республикакүләм семинар оештырдык. Шулай ук 2016 нчы елда бер төркем мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре һәм профсоюз оешмалары рәисләре белән Азнакай, Лениногорский шәһәрләрендә узган семинарларда катнаштык. Профсоюз оешмаларының мәгълүмати эшчәнлеген яхшырту максатыннан, «Иң яхшы сайт яки бит», “Иң яхшы профсоюз почмаклары”  конкурслары үткәрелде. Конкурста җиңүчеләргә акчалата бүләкләр һәм мактау грамоталары тапшырылды. Республика һәм район профсоюз комитеты карары нигезендә елга ике тапкыр беренчел профсоюз оешмалары рәисләренә премияләр бирелде.

Район профсоюз оешмалары Советының өстәмәләр һәм үзгәрешләр белән яңа Положениесе эшләнде һәм кабул ителде. Шулай ук профсоюз оешмаларын хокук ягыннан ныгыту максаты белән башлангыч профсоюз оешмаларының да Положениеләре булдырылды.

Республика профсоюзыннан килгән яңалыклар һәрдаим профсоюз җитәкчеләренә җиткерелеп торылды һәм ел саен бюллетеньнәр, өстәмә методик кулланма брошюралар, китаплар таратылды. Сентябрь аенда профсоюз атналыгы үткәрү матур гадәткә кереп китте һәм ел саен республика профсоюзы чыгарган кулланмада районыбыз тәҗрибәсе, эшчәнлеге буенча мәгълүматлар бастырылып кил. Шулай ук “Иң актив һәм яхшы эшләүче территориаль профсоюз оешмалары” арасында билгеләнеп Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Башлангыч профсоюз оешмаларында отчет-сайлаулар үткәрелде, соңгы сайлауда 6 профком рәисе алыштырылды. Кадрларның еш алышынуы күзәтелсә дә, инициативалы яшьләр килүен күрәбез һәм куанабыз.

Шулай да бүгенге көндә прфсоюзның ни өчен кирәклеге һәркемгә барып җитмәве һәм кайбер профсоюз оешмаларының мәктәп дирекциясе белән бергә килешеп эшләмәве аркасында кыенлыклар да туып торды. Алга таба профсоюзларның ролен күтәрү өчен һәр эшләүче белән тыгыз элемтәдә булып, аларның мәнфәгатьләрен яклау юнәлешендә нәтиҗәлерәк эшләүгә игътибарны арттырырга кирәк.

Профсоюз оешмаларының документларын мәктәпнең номенклатура дел списогына кертергә һәм тәртиптә тотарга кирәк.

Газета — журналларга язылу чоры.»Мой профсоюзга» газетасына язылу бик тә кирәк. Бу барлык оешмаларга да мәҗбүри. Беренче елларда бу гомуми яздырылды. Хәзер исә бу һәрбер оешманың шәхси бурычы.

Профсоюз оешмасы эшчәнлегенең эффектлылыгы профсоюз членнарының взносларыннан тупланган финанс средстволары күләменнән тора. Финанс чыгымнары республика профсоюз комитеты белән килешенү нигезендә 50% беренчел профсоюз оешмаларына, 22% республика профсоюз комитетына, 28% Советта кала. Яңа сайланган район прфсоюз оешмалары Советына финанс чыгымнарын тотканда, иң беренче чиратта, кадрларның укуларын оештырырга, методик ярдәмлекләр һәм хокук яклау буенча мәгълүматларны һәр профсоюз оешмасына җибәреп торуны тәэмин итәргә кирәк.

Хөрмәтле делегатлар һәм конференция кунаклары! Отчет докладында профсоюз оешмалары Советы үзенең эшчәнлеген сайлау чорында башкарган төп юнәлешләр буенча анализлады. Чыгыш ясаучылар аның эчтәлеген тагын да тулыландырырлар, алга таба профсоюз эшчәнлеген камилләштерү буенча үзләренең фикер һәм тәкъдимнәрен җиткерерләр, дип уйлыйм.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.