Хатын-кызның күрке – яулык

11 нче февраль көнне, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Аулак өй” муниципаль проектының чираттагы утырышы Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбендә узды. ”Аулак өй”нең темасы —  «Хатын-кызның күрке – яулык». Чарада хатын-кызларыбызның милли баш киеме – яулык, шәлләр турында сүз алып барылды, яулык бәйләү буенча мастер-класс каралды. Айсылу Минабутдинова төрле яулык, палантиннардан яулык бәйләүнең төрле формаларын күрсәтте.